Зурлар төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе «Яз һәм аның өч кызы», «Весна и её три дочери»

Катнашучылар:

  • Алып баручы – 
  • Яз – 

Балалар:

  • Март –
  • Апрель –
  • Май –

 

Репертуар:

1. Әни турында шигырләр тат. телендә5

рус телендә – 2

2. Җыр “Әни турында җыр”

3. Яз турында шигырләр тат. телендә2

рус телендә – 2

4. Бию “Полька”

5. Җыр “Яз килә”

6. Уен “Түбәтәй”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алып баручы 1. Хәерле көн барыгызга да! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Әниләребез безнең белән бергә булмасалар да, бүгенге кон аларга багышлана!

Балалар кереп, тезелеп басалар, шигырь сөйлиләр.

1. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

2. Әнием, кадерлем

Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

3. “Әни”, диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Хич ярамый

“Әни” сүзен таптарга!

4. Мама слово дорогое,

В слове том тепло и свет.

В славный день 8 марта

Нашим мамам шлём привет.

5. Спорить с вами не хочу

Вы мне так поверьте.

Моя мама лучше всех,

Лучше всех на свете.

6. Иң кадерле кешебез син,

Яраткан әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

7. Бергәләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 

 

Әни турында җыр.

1. Хатын-кыз көне бүген

Әнием бәйрәме.

Беләм мин ярата ул

Чәчәкләр бәйләме.

Беләм мин, беләм мин,

Чәчәкләр бәйләме.

Беләм мин, беләм мин,

Чәчәчкләр бәйләме.

2. Ә кайдан мартта сирин,

Канәфер табарга?!

Мөмкин бит ак кәгазьдән

Чәчәкләр ясарга.

Мөмкин бит, мөмкин бит

Чәчәкләр ясарга.

Мөмкин бит, мөмкин бит

Чәчәкләр ясарга.

Җыр беткәч, балалар урындыкларга утырылар.

Матур көй ишетелә, залга Яз һәм аның өч кызы: Март, Апрель, Май чыгалар.

 

Яз: Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара.

Балалар җавабы: (Яз)

Яз: Исәнмесез, балалар, сез мине таныйсызмы?

Балалар җавабы.

 

Яз: Әйе мин Яз. Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә. Бүген мин сезгә кунакка үземнең кызларым белән килдем – Март (реверанс), Апрель (реверанс), Май (реверанс). Ә сез, балалар, язны яратасызмы?

Балалар җавабы.

Яз: Яз турында беләсезме? Шигырьләр сөйләп күрсәтегез әле.

 

Балалар урыннарын басып кына шыгырьләр сөйлиләр.

 

1. Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, диеп әнә

Тамчылар да сөенә.

2. Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

3. Пускай сугробы во дворе

И снег почти не тает,

Сегодня март в календаре –

Весна в права вступает!

 

4. Теплее стало на душе,

Веселью нет преграды,

Улыбки наши до ушей –

Весне мы очень рады!

 

Яз: Ә хәзер кызым Мартны тыңлагыз.

Март: Кара каргалар килде,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Яз: Минем тамчыларым биегән кебек сезнең дә бик матур биегәнегезне беләм мин. Узегезнең биюегез белән безне куандырыгыз әле.

 

БИЮ “ПОЛЬКА”

 

Биюдән соң балалар урындыкларга утыралар.

 

Яз: Ә хәзер минем уртанчы кызым Апрельне тыңлагыз.

Апрель: Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая.

Кычкырышып торналар,

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Яз: Апрель аенда елгалардан бозлар ага, көньяктан кошлар кайта. Бар табигать уяна. Сезнең яз турында җыр белүегезне ишеттем.

 

Алып баручы: Әйе, ягымлы Яз! Без синең турында бик матур җыр өйрәндек.

ҖЫР “ЯЗ КИЛӘ”.

1. Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Кушымта: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып итә

Эре тамчылар.

2. Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Эй, җырлашалар.

Кушымта: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып итә

Эре тамчылар.

Җырдан соң балалар урындыкларына утыралар.

Яз: Ә хәзер, дуслар, минем төпчек кызым Майны тыңлагыз.

 

Май: Агачлар яфрак ярды

Алмагач чәчәк атты.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайтты.

Килде туган якларга

Елмаеп чәчәкле ай.

Байраклар канатлана

Бу бәйрәм, Беренче Май.

Яз: Әйе балалар, май аенда агачлар яфрак яра, гөлләр чәчәк ата. Көннәр җылына. Көннәр җылынгач, балалар урамда төрле-төрле уеннар уйный башлыйлар. Әйдәгез, без дә сезнең белән күңелле бер уен уйнап алыйк. Әйдәгез, балалар, уенга чыгыгыз.

УЕН “ТҮБӘТӘЙ”

 

Балалар түгәрәккә төзелеп басалар. Тәрбияченең кулында түбәтәй. Тәрбиячеләрнең җырлавы астында түгәрәк буйлап хәрәкәт итәләр. Кушымта вакытында түбәтәйне берсеннән-берсенә тапшыралар.Көй туктаганда түбәтәй кем кулында калса, шул балага җәза бирелә.

 

Тәрбиячеләр: Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән шаккатырыйм, дигәнсең.

Балалар: Түп-түп түбәтәй, түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең менә кемдә тукталды.

Уеннан соң балалар ярымтүгәрәккә басалар.

 

Яз: Балалар! Сезнең белән бик күңелле булды. Мине куандыруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

Алып баручы: Безнең бәйрәмебезгә килгәнең өчен сиңа да рәхмәт, Яз.

 

Алып баручы: Көннәр якты булсын өчен,

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Йокы татлы булсын өчен

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Җил-яңгырдан саклар өчен,

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Усаллардан яклар өчен

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Ашлар тәмле булсын өчен,

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Дөнья ямьле булсын өчен

Балалар: Әни кирәк!

Алып баручы: Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Балалар:Әни кирәк!

Алып баручы: Иң кадерле кеше җирдә —

Балалар:Әни, димәк!

Алып баручы: Кызларны, хатын-кызларны язгы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, тынычлык теләп бәйрәмебезне тәмамлыйбыз һәм фотосүрәткә төшәргә чакырабыз. 

0
Сценарий праздника 8 Марта для старше-подготовит...
Уртанчылар төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе «Р...
 

Комментарии

Комментариев ещё нет.
Гость
26.03.2023

В блогах

Консультация для воспитателей «Музыка в нравственном воспитании»

Музыка в нравственном воспитании. Одна из самых актуальных и «больших» проблем, стоящих перед современным обществом - угроза духовного оскудения личности, опасность...

Детские частушки про дорожное движение (Автор Копненкова Е.В.)

Мы веселые ребята, вам частушки пропоем. Про дорожное движенье, с ним мы за руку идем. Мы ребята и девчонки, детский сад наш...

Комплекс дыхательных упражнений

Комплекс дыхательных упражнений   Универсальным является обучение четырехфазовым дыхательным уп­ражнениям, содержащим равнее по времени этапы: «вдох—задержка — выдох—задержка». Вначале каждый из них...

Новое на сайте

Нравственно-патриотическое воспитание детей 5-6 лет посредством образовательного модуля «Робототехника» («Умная пчела»)

Нравственно-патриотическое воспитание детей 5-6 лет посредством образовательного модуля «Робототехника» («Умная пчела») Актуальность проблемы патриотического воспитания подрастающего поколения сегодня одна из наиболее важных. Дети, начиная с дошкольного возраста, страдают дефицитом знаний о родном городе, стране, особенностях русских традиций...

Консультация для родителей «Психологическое развитие детей 6-7 лет»

Консультация для родителей «Психологическое развитие детей 6-7 лет» У дошкольников уже сформирована достаточно высокая компетентность в различных видах деятельности и в сфере отношений. Эта компетентность прежде всего проявляется, в способности принимать собственные решения на основе имеющихся...

Конспект ООД «Безопасное поведение зимой» для детей средней группы

Конспект ООД «Безопасное поведение зимой» для детей средней группы Цель: формировать у детей культуру безопасного поведения на улице в зимний период времени. Задачи: Дать детям знания о правилах безопасного поведения в природе в зимний период. Закреплять правила безопасного поведения...

Конспект занятия по художественно-эстетическому развитию в старшей группе «Моя любимая сказка»

Конспект занятия по художественно-эстетическому развитию в старшей группе «Моя любимая сказка» Цель: учить передавать в рисунках эпизоды из своих любимых сказок. Образовательные задачи: - Продолжать совершенствовать умение передавать в рисунке основные черты и характерные особенности персонажей сказки. Развивающие задачи: - Развивать...