Уртанчылар төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе «Рәхим ит, яз», «Милости просим, весна»

Катнашучылар:

  • Алып баручы – 
  • Яз –
  • Карлсон – 

 

Атрибутлар:

  • Ясалма чәчәкләр – зәңгәр, кызыл, сары
  • Яз кызына кәрзин
  • Карлсонга төрле төстәге 5 шар

Репертуар:

  • Әни турында шигырьләр :

тат. телендә – 2

инглиз телендә – 2

  • Инглиз телендә җыр “My dear, dear mоmmy”
  • Бию “Подружились”
  • Уен “Йозаклы”
  • Дәү әни турында шигырьләр :

тат. телендә – 2

инглиз телендә – 1

  • Оркетр
  • Җыр “Яз”

Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар.

Алып баручы: Март аенда, кар өстендә Кояш нурлар уйната – Яз килә, каршы алыгыз – Дигән хәбәр тарата. Без беләбез, җылы язның Иң беренче бәйрәме – Әниләр, әби – апалар, Хатын – кызлар бәйрәме!

1 бала: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

2 бала: Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.

3 бала: Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.

4 бала: Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

5 бала: Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

Алып баручы: Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк!

 

6 бала: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

7 бала: 5. My dear, dear mоmmy, I love you so much! I want you to be happy On the 8th of March!

8 бала: I like the way you look, I like the way you cook, Now I want to say: «Happy Women’s Day!»

9 бала: Сигезенче март бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

10 бала: Күмәкләшеп без дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

ҖЫР «MY DEAR, DEAR MОMMY». 

 

1. My dear, dear mummy! I love you very much.

I want you to be happy, оn the Eight of March.

Be happy, be happy, оn the Eight of March.

Be happy, be happy оn the Eight of March.

2. My dear, dear mummy, let me kiss your face.

I want you to be happy today and always.

Be happy, be happy today and always.

Be happy, be happy today and always.

 

Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар.

 

Алып баручы: Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

Балалар: (Яз)

Музыка астына ЯЗ керә.

 

ЯЗ: Исәнмесез, дусларым,

Бәйрәмгә килдем сезгә.

Чәчәкләрне үстерәм,

Суда көймә йөздерәм.

Табигатькә эрәм наз

Ә исемем минем...

Балалар: Яз!

Алып баручы: Исәнме, Яз, түрдән уз, без сине бик сагынып көттек.

Алып баручы: Яз, матур кәрзинеңә салып нәрсәләр килдең алып?!

ЯЗ: Беренче кояш нурлары

Тамчыларга ияреп

Ашыгам сезнең янга мин

Кышны куып җибәреп.

Карлар эреп бетмәсә дә

Кәрзинемдә чәчәкләр.

Умырзаялар, ландышлар

Һәм җете кызыл мәкләр.

Ведущий: Балалар, карагыз, дөрестән дә яз безгә төрле төстәге матур чәчәкләр алып килгән. (Төсле картоннан)

 

Алып баручы: Балалар, алар нинди төстә?

 

(Балалар җавап бирәләр: зәңгәр, кызыл, сары).

ЯЗ: Бик дөрес, алар төрле төстә,

Ләкин алар тылсымлы.

Бәйрәмгә кунак килә дип

Пышылдый зәңгәр чәчәк.

 

Шарлар тотып залга Карлсон керә.

 

КАРЛСОН: Читкә китегез. (Бер түгәрәк ясый).

Мин җиргә төшәм. (Зал уртасында туктый):

Сәлам, дуслар!

Бакча яныннан очканда

Тәрәзәдән сезне күрдем.

Зал тулы балалар булгач

Мин бәйрәм диеп белдем.

Мин бик шаян Карлсон

Минем пропеллерым бар.

Телим икән очамын

Күктән җиргә төшәмен.

Килдем сезгә кунакка

Әниләрне, әбиләрне

Бәйрәм белән котларга.

(Карлсон залда утыручыларга шарлар эләшә)

 

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Карлсон!

 

КАРЛСОН: Мин бик шаян һәм көләч, яхшы кәеф таратам.

Сезнең белән биим әле, мин биергә яратам. (Карлосон Яз белән бии).

БИЮ «ПОДРУЖИЛИСЬ»

КАРЛСОН:

Бәйрәм бүген, шатланыйк

Әйдәгез, уйнап алыйк.

 

УЕН “ЙОЗАКЛЫ”.

 

Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчыуеннан чыга, яисә җәза ала.

КАРЛСОН: Бик күңелле уйнадык, балалар, ә хәзер урындыкларыгызга утырыгы

Уеннан соң балалар урындыкларга утырылар.

 

КАРЛСОН:

Рәхмәт сезгә, балалар,

Сезнең белән күңелле.

Миңа очып китәргә

Вакыт та килеп җитте.

Сау булыгыз! 

Карлсон чыгып китә.

 

Алып баручы: Балалар, сезгә сюрприз ошадымы? Безгә кунакка кем килгән иде?

Балалар: Карлосон.

 

ЯЗ: Бик дөрес, балалар, ул Карлосон иде.

(Яз кызыл чәчәк күрсәтә)

Карагыз, кызыл чәчәк

Сезгә хәзер кызык-кызык

Табышмаклар әйтәчәк.

Кем сезгә биәлей бәйли,

Кызык әкият сөйли,

Ял көнне коймак пешерә,

Аның исеме ...

Балалар: Әби!

 

Алып баручы: Әйе, бик дөрес. Безнең (баланың исеме) әби турында шигыр белә.

1 бала: Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

Алып баручы: (Баланың исеме) әбиләргә үзенең шигырен бүләк итә.

 

2 бала: 7. My dear, dear Granny I love you very much I want congratulate you on the 8th of March!

 

Алып баручы: (Баланың исеме)

3 бала: Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

 

Балалар урындыкларга утыралар.

ЯЗ: Серле кәрзинемнән хәзер

Сары чәчәгемне алам.

Әниләргә, әбиләргә

Мин бәхет теләп калам.

Бәйрәмгә тагын ямь эстәп

Оркестр уйнап ала.

 

ОРКЕСТР.

Оркестрдан соң балалар урындыкларга утыралар.

ЯЗ: Рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Сез безне бик куандырдыгыз. Кәрзинемдә чәчәкләр дә бетте.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Яз, синең изге гамәлләрең өчен. Ә безнең балалар сиңа сюрприз әзерләде! Алар сиңа җыр җырлап китерләр.

ЯЗ: Бик теләп тыңлыйм.

Балалар ярымтүгәрәккә чыгалар.

ҖЫР “ЯЗ”

 

1. Туктап сана, тамчы тама:

Тып, тып, тып.

Төшә-төшә, бозны тишә:

Тып, тып, тып.

2. Яз бу, ишет, кага ишек:

Тып, тып, тып.

Килә безгә яз бәйрәме:

Тып, тып, тып.

 

 (Җырдан соң балалар урыннарында басып калалар)

ЯЗ: Рәхмәт, балалар, мине бик куандырдыгыз, шатландырдыгыз!

Алып баручы: Кадерле кунаклар! Балалар Сезне бүген сөендерергә тырыштылар. “Елмаю” төркеме сезгә күтәренке кәеф һәм сәламәтлек теләп, бәйрәмне тәмамлый. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

 

Истәлек өчен фотосүрәткә төшү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

0
Зурлар төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе «Яз һә...
II кечкенәләр төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе ...
 

Комментарии

Комментариев ещё нет.
Гость
20.01.2022

В блогах

РОЛЬ МУЗЫКАЛЬНО-ДИДАКТИЧЕСКИХ ИГР В ВОСПИТАНИИ ДОШКОЛЬНИКОВ

Ни для кого не секрет, что игра в дошкольном возрасте — это  ведущий вид деятельности ребенка. Среди различных видов игр в деятельности дошкольников...

Методическая разработка образовательной деятельности по теме: «Вкусняшки для Маши и Миши»

Возраст воспитанников: дошкольный возраст (пятый год жизни). Виды деятельности: коммуникативная, изобразительная, игровая, музыкальная. Образовательные области: социально- коммуникативное развитие, художественно- эстетическое развитие, познавательное...

Влияние ритмической гимнастики на координационные способности детей в подготовительной к школе группе

Из опыта работы  «Влияние ритмической гимнастики на координационные способности детей в подготовительной к школе группе» Старший дошкольный возраст является благоприятным для формирования практически...

Новое на сайте

«Когда идти к логопеду?»

«Когда идти к логопеду?» В 2 года: если ребёнок не понимает речь взрослого; если нет звукоподражания, ребёнок искажает даже самые простые слова; ведёте речевой дневник, а записать в него нечего. В 3 года: если ребёнок не строит фразы и предложения; говорит на...

Конспект непосредственной образовательной деятельности во второй младшей группе «Божья коровка у нас в гостях»

Конспект непосредственной образовательной деятельности во второй младшей группе «Божья коровка у нас в гостях» Цель: расширение знаний детей о насекомых. Задачи:1. Образовательные:- уточнить и расширить знания детей о божьей коровке; - отрабатывать технику рисования гуашевыми красками;- продолжать учить правильно...

Конспект организованной образовательной деятельности по аппликации в подготовительной к школе группе

Конспект организованной образовательной деятельности по аппликации в подготовительной к школе группе Цель: создать условия для расширения представление о зиме, новогоднем празднике, ёлке как символе празднования нового года Задачи: Образовательные: - Закрепить умение вырезания полукруг из прямоугольника; - Закрепить правила пользования...

Путешествие по Республикам Поволжья

Путешествие по Республикам Поволжья Цель: познакомить детей старшего дошкольного возраста с народами Поволжья. Задачи: Образовательные: Расширить и углубить знания детей о нашей многонациональной Родине. Закрепить знания о костюмах народов Поволжья. Развивать у детей познавательный интерес к родному краю. Воспитывать уважение...