Татар халык җәүһәрләре"

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

«Тургай» катнаш төрдәге Красносельский балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе».

 

«Татар халык җәүһәрләре”.

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен (6-7 яшь) шөгыль эшкәртмәсе)

Ильясова Гөлгенә Рәшит кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Биектау районы.

 

“Татар халык җәүһәрләре”.

Максат: Балаларда милли мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

Бурычлар:

1. Милли ризыклар белән таныштыру, аларны әзерләү тәртибен аңлату, татар халкының кунакчыллыгы турында искә төшерү;

2. Татар халкының милли бизәкләре белән таныштыру, милли бизәкләр ярдәмендә алъяпкыч бизәү;

3. Татар халык көйләре белән таныштыру;

4. Сөйләм телен үстерү;

5. Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Шөгыльнең структурасы:

1. Кереш өлеш:

- Исәнләшү;

- Презентация карау;

- Табышмакларга җаваплар табу.

2. Төп өлеш:

- Видео карау “Мин әнигә булышам”;

- Мастер –класс “Чәк-чәк пешерәбез”;

- “Түбәтәй” уены уйнау;

- Ательега кунакка барабыз, алъяпкыч бизибез;

- Музыкаль тәнәфес, дәү әтинең гармунда уйнавын тыңлау;

- “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнау.

3. Йомгаклау.

- Татар халык ашлары белән чәй эчү.

Салмак кына татар көе уйнап тора. Төркем бүлмәсе матур итеп бизәлгән, күргәзмәгә татар халкының милли киемнәре эленгән. Бер читтә бизәкле сандык тора. Аның эчендә киемнәр. Өстәл өстендә бизәкле самовар утыра, өстәл тулы татар халык ашлары. Бер өстәлдә төрле музыка уен кораллары, уртада – гармун. Төркемнең бер почмагы ателье итеп бизәлгән, элгечтә – альяпкыч, өстәл өстендә тегү машинасы, төрле төстәге фетрдан киселгән бизәкләр. Дәү әти-дәү әниләр, ата-аналар чакырылган, милли киемнәр киенгән балалар тезелеп утыра.

Тәрбияче:

-Без кунакларны бик яратабыз, үзебезнең әти-әниләребез, дәү әни-дәү әтиләребез кунакка килсә – бигрәк тә. Бүген без аларны кунакка чакырдык. Әйдәгез әле, балалар, алар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар:

-Исәнмесез!

Тәрбияче:

Әниләр һәм дәү әниләр,

Исән-сау килдегезме?

Дәү әтиләр дә килгәннәр

Хөрмәтләп кичәбезне.

Бүген без татар халык ашлары, киемнәре һәм татар халкының милли көйләре турында сөйләшербез. Экранга карыйк әле, балалар, нинди татар халык ашларын беләсез икән сез?

(Экранда презентация - “Татар халык ашлары”).

Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм, әгәр җавабын дөрес тапсагыз, ул экранда барлыкка килер.

1. Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Ит, бәрәңге, тоз салып,

Почмаклап ясаганнар. (Өчпочмак)

2. Иттән генә торам мин

Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)

3. Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә? (Коймак)

4. Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Суган белән бәрәңге. (Бәлеш)

5. Камыр эчендә бәрәңге

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

6. Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. (Чәк-чәк)

Тәрбияче: Сезнең әниләрегез һәм дәү әниләрегез өйдә бу тәмле әйберләрне пешерәме? Сез аларга ярдәм итәсезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Хәзер сезнең әниләрегезгә өйдә ничек булышуыгыз турында видео карап китик. (Экранда өйдә балалар белән бергә татар халык ашлары пешерү турында видео күрсәтелә).

Тәрбияче: Хәзер сүзне Камилнең дәү әнисенә бирәбез. Ул безгә чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтер, сез үзегез дә чәк-чәкне ясап карарсыз.

Дәү әни: Кадерле балалар, сез чәк-чәк яратасызмы?

Балалар: Әйе.

Дәү әни: Чәк-чәк - татар милли ризыгы. Риваятьләр буенча, Болгар ханы бердәнбер улын өйләндерергә булган һәм туй өстәлендә яңа ризык булуын теләгән: ул җиңел әзерләнсен, озак бозылмасын һәм шул ук вакытта бик тәмле булсын. Төп шарт - бу ризык теләсә нинди бәйрәмне бизи алсын.

Пешекчеләр бик озак тырышканнар. Хан бик күп тәмле ризыкларны авыз итеп карагач, арасыннан берсен сайлап алган. Бу ризык - чәк-чәк булган. Шул вакыттан алып чәк-чәк һәр туй табынының түрендә.

Чәк-чәк ясау йомырка, он, тоз, су, шикәр комы кирәк. Чәк-чәк өчен камырны мин өйдә әзерләп килдем. Балалар, өстәл янына якынрак килегез. Камырны алабыз, уч төпләрендә әйләндерәбез. Барлыкка килгән түгәрәк шарны тактага куеп, уклау белән җәябез, пычак ярдәмендә тасмалар итеп кисәбез. Ә тасмаларны вак кисәкләргә бүләбез. (Балалар уенчык пычаклар ярдәмендә кисәләр). Әфәрин, балалар, сез булдырасыз!

Тәрбияче: Хәзер әйдәгез, тактадагы киселгән камырны бергә җыеп, ашханәгә пешекче апаларга төшереп бирик. Алар безгә чәк-чәкне пешереп бирерләр. (Тәрбияче ярдэмчесе камырны алып чыгып китә.)

Тәрбияче: Балалар, тавыш ишетәсезме? (май кайнаган тавыш ишетелә) Бу - кайнап торган май тавышы. Пешекчеләр безнең камыр кисәкләрен кыздыралар, аннары бал белән кушалалар. Чәк-чәк әзерләнгән арада безнең яраткан “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк. Кунакларны да уенга чакырабыз.

“Түбәтәй” уены.

Балалар һәм кунаклар түгәрәккә басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җыр ахырында түбәтәй кемнен кулында кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Тәрбияче: Хәзер без узебез кунакка барабыз. Ательега юл тотабыз. Безне анда Эмилиянең әнисе көтә. Ул – тегүче, безгә татар халкының милли киемнәре турында сөйләр, тегеп тә күрсәтер.

Эмилия:

Бәйләргә бик тә хәвәс

Тегәргә дә ул әвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше әз.

Әнием теккән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

Әни: Кадерле балалар, мин сезне үземнең ательега кунакка чакырам, рәхим итегез. Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп, аларга матур бизәкләр ясап, чигеп киенгәннәр, аякларында бизәлгән читекләр, ир кешеләрнең башларында чигелгән түбәтәйләр, ә хатын кызларда калфаклар булган. Кызлар, бүген сез башларыгызга нәрсәләр кидегез?

Кызлар: Калфаклар.

Әни: Әйе, бу – калфак, хатын кызларның баш киеме. (Карыйлар) Бизәкләп, матурлап эшләнгән. Бу нәрсә икән, кем әйтә? Дөрес, бу читек. Аларны кызлар да, малайлар да кигәннәр. Бик матур, уңайлы, чигелгән аяк киеме ул. Ә бу нәрсә икән – кем белә? (Түбәтәй күрсәтелә) Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп йөриләр, шулаймы? Бүген малайлар да матур түбәтәйләр киеп килгәннәр. Менә монысы алъяпкыч, чөнки аны алга бәйләгәннәр. Хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп җибәргәннәр дә тәмле – тәмле ризыклар пешергәннәр. Башларына яулык та бәйләгәннәр – ашамлыкка чәчләре төшмәсен дип. Әйтегез әле, кемнең әнисе, дәү әнисе ашарга пешергәндә шулай итеп киенә. (Җаваплар). Мин сезгә күрсәтергә алъяпкыч тегеп килдем, ләкин бизәкләр төшерергә өлгермәдем. Балалар, сез миңа алъяпкычны бизәргә ярдәм итәрсезме?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез!

Әни: Бизәкләрне мин әзерләп куйдым, ә сезгә, балалар, аларны алъяпкычка төзеп, аны матурлатырга кирәк. (Балалар бизәкләрне төрлечә төзеп карыйлар, ә әни кеше бизәкләрне ябыштыра).

Әни: Менә нинди матур алъяпкыч килеп чыкты. Рәхмәт сезгә, балалар. (Алъяпкычны бер балага киертәләр)

Бала:

Алъяпкычымның бизәге,

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәме үземә?

Алъяпкычның матурлыгын,

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Матур алъяпкыч кигән кыз,

Татар кызы дисеннәр.

Тәрбияче: Балалар, сез музыка уен коралларында уйнарга бик яратасыз. Нинди музыка уен коралларын беләсез? Алар арасында татар халкының милли уен коралы – гармун да бар. Азаматның дәү әтисе бүген безгә үзенең гармунын да алып килгән, сезгә матур көйләр уйнап күрсәтер. Игьтибар белән тыңлагыз. (Дәү әти гармунда “Ай, былбылым”, “Туган тел” көен уйный, балалар аңа кушылып җырлыйлар).

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, ял итеп алыйк. Сезнең яраткан “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйныйбызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

“Чума үрдәк, чума каз” уены.

Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул иптәшләренә карап баса. Балалар бер баланың исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый,

Булат үзенә иптәш сайлый,

Ул Алсуны ярата шул, ярата.

Ул Алсуны ярата шул, ярата.

Тәрбияче: Балалар, безнең чәк-чәк пешеп чыкты. (Алдан әзерләп куелган чәк-чәкне алып керәләр). Сезнең өчен тагын бер сюрприз – экранга карыйбыз. Анда кемнеңдер дәү әнисе сөйли, кемнеке икән, тыныч кына утырып тыңлыйк эле.

(Видео рецепт, Азаматның дәү әнисе коймак пешерү турында сөйли, коймакларны пешереп тә күрсәтә)

Тәрбияче: Азаматның дәү әнисе, үзе бүген килә алмаса да, безгә шул тәмле коймакларны биреп җибәргән.

Тәрбияче: Хәзер инде без үзебез ясаган чәк-чәк, коймак, бәлешләр белән чәй эчәрбез.

1 нче бала:

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына - чәкчәк.

2 нче бала:

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле – төрле:

Сумса, бәлеш. өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

3 нче бала:

Һәр кемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

(Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә)

0
Программа кружка "Графические диктанты"
"В мире профессий"
 

Комментарии

Комментариев ещё нет.
Гость
26.09.2023

В блогах

План самообразования воспитателя по теме: «Воспитание нравственных качеств детей старшего дошкольного возраста посредством русских народных…

План самообразования воспитателя по теме: «Воспитание нравственных качеств детей старшего дошкольного возраста посредством русских народных сказок» Актуальность выбранной темы Современный мир требует...

«Наша Армия родная»

Название проекта: «Наша Армия родная».   Цель проекта: Расширить представления детей о празднике «День защитника Отечества», о Российской Армии; формировать у детей чувство патриотизма...

Всероссийский конкурс "Экология глазами детей" продолжается!

Sample Image

Всероссийский социальный проект «Экология глазами детей» на территории Санкт-Петербурга и Ленинградской области реализует Всероссийское общество охраны природы (Санкт-Петербургское и Ленинградское...

Новое на сайте

Викторина по сенсорному воспитанию детей для старшего дошкольного возраста

Викторина по сенсорному воспитанию детей для старшего дошкольного возраста Цель: Формирование сенсорных эталонов у детей старшего дошкольного возраста. Задачи: 1.Создать условия для развития зрительного восприятия, слухового, тактильного и вкусового ощущения, обоняния. 2. Способствовать обогащению сенсорного опыта у детей. 3.Способствовать формированию...

Программа мероприятия в подготовительной группе с участием родителей (с элементами театрализации) «Семья – мой мир»

Программа мероприятия в подготовительной группе с участием родителей (с элементами театрализации) «Семья – мой мир» Включается тихая спокойная музыка, на экран выводится изображение плачущего ребенка, который зовет маму, выходит ведущий. Ведущий: Это девочка Вера. У нее нет семьи...

Проект «Семья - мой мир»

Проект «Семья - мой мир» Информация о проекте Длительность: среднесрочный (3 месяца). Дата реализации проекта: ----------. Возрастная категория: 5-7 лет. Участники: воспитанники, коллектив воспитателей, родители. Продукт: театрализованная постановка «Семья – мой мир». Пояснительная записка В жизни каждого человека семья играет первостепенную роль. Именно...

Конспект открытого занятия по пожарной безопасности в средней группе «Путешествие по стране безопасности!»

Конспект открытого занятия по пожарной безопасности в средней группе «Путешествие по стране безопасности!» Цель: Закрепить знания о правилах пожарной безопасности. Задачи: 1. Формировать навыки безопасного поведения; 2. Формировать дисциплинированность, чувство ответственности за свои поступки; 3. Изучить правила поведения в случае...