Сценарий осеннего праздника "Көз кунакка килде" на татарском языке для средней группы

София: Внимание! Внимание!

Наш праздник начинается!

И пусть веселье, улыбки и смех,

Сегодня не кончаются.

Алып баручы: Әтиләр һәм әниләр! Без әзер! Ә сез әзерме?

Әти-әниләр: Әйе!

Алып баручы: Ә без сезнең әзерлекне тикшереп карыйк эле. Табышмак әйтәм, җавабын табарсызмы?

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?

Әти-әниләр: Көз.

Алып баручы: Дөрес.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Муллык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Ә хәзер көчле кул чабулар астында балаларны бәйрәмгә чакырабыз.

Күңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап тезелеп басалар.Аларны Көз каршы ала.

Көз:

Саумысез, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Агачларга, куакларга

Сары яфрак элдем мин.

Алып баручы:

Көз, алтын көз!

Без сине күптән көттек,

Син килүгә сөендек.

Бик күп җыр, бию, табышмак

Һәм шигырьләр өйрәндек.

 

Балалар шигырьләр сөйлиләр: Ранель:

Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Иделия:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Азалия:

 Яфракларын коя-коя

 Бакчабызга килде көз.

 Алтын-сары яфракларны

 Кулыбызга җыйдык без.

Аяз:

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган,

Кояш та елмаймый,

Белмим, нәрсә булган?

Алисә:

Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген бездә, бүген бездә

Яфракларның бәйрәме.

Әмир:

Осень, осень за окошком: Дождик сыплется горошком, Листья падают шурша. Как ты Осень хороша! Ибраһим:

Листья золотом расшиты, Тропки золотом умыты. В ярких шапочках грибы, Всё нам, Осень, даришь ты!

Көз: Шигырьләрне бик матур сөйлисез икән. Көз турында җыр да беләсезме?

Балалар: Әйе.

Көз: Минем көз турында матур җыр тыңлыйсым килә.

Алып баручы: Балалар, Көзгә матур җыр җырлап күрсәтәбезме?

Балалар: Әйе!

ПЕСНЯ НА ТАТ. ЯЗЫКЕ «КӨЗ КИЛДЕ».

  • Алтын көз килде безгә.

Сары яфраклар җирдә.

Яңгыр ява тып-тып-тып,

Бөтен җирне чылатып.

  • Кошлар оча һавада.

Җылы якларга таба.

Яз җиткәч алар бергә

Әйләнеп кайтыр безгә.

Көз: Афәрин! Матур җырладыгыз, балалар.

Алып баручы:

Яфраклар тирбәлә,

Кояш та сөенә,

Әйдәгез биибез,

Алтын көз көенә.

 

Балалар таныш бию элементларын кулланып бииләр, кулларын өскә күтәреп, “яңгыр тамчыларын” тоталар һәм үз урыннарына утыралар.

 

Алып баручы: Балалар, әгәр яңгыр яуса, без аннан ничек качабыз?

Балалар: Зонтик астына качабыз.

Иделия:

Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

Алып баручы:

Беркем дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

Мәдинә:

Не страшен дождик нам с тобой

Ведь зонтик есть у нас с тобой

Мы будем весело гулять

По лужам шлёпать и скакать!

Эмилия:

 Если дождик проливной

То зонтик я беру с собой!

Очень яркий и большой

Жёлтый, красный, голубой!

 

«Зонтиклар белән бию»

Алып баручы: Балалар, ишетәсезме, кемдер безнең яныбызга ашыга.

 

Чебен гөмбәсе керә.

Чебен гөмбәсе: Исәнмесез, минем кечкенә дусларым!

Урмандагы аланга

Кояш нурлары төшә.

Шул аланда бик тәмле,

Матур гөмбәләр үсә.

Гөмбәләр, чыгыгыз, үзегез турында сөйләгез!

Музыка уйный, малайлар-гөмбәләр уртага чыгып баса.

Усманов Ислам:

Мин – чебен гөмбәсе,

Бик матур гөмбә мин.

Тик мине ашама!

Агулы булам мин.

 

 Сәфәр:

 Посмотрите на меня.

Я красавиц хоть куда

В красной шапке мухомор

Вылез прямо на бугор.

Кәрим:

Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй,

Нигә син бик бәләкәй?

Яңгыр суын эчәргә

Һәм зур булып үсәргә!

 Чебен гөмбәсе:

Гөмбәләр, килегез,

Матур бию биегез.

Гөмбәләр биюе

Чебен гөмбәсе: Рәхмәт сезгә, балалар, ә миңа китәргә вакыт, сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Көз:

Дусларым, сезгә рәхмәт,

Балалар, сез бик әйбәт!

Алып килдем мин бүләк, Сезгә уңышлар теләп.

Әйдә, күзләрне каплыйк

Һәм 5 кә кадәр саныйк:

1, 2, 3, 4, 5.

Хәзер күзләрне ачыйк.

Ягез әле, карагыз,

Нәрсә минем кәрзиндә?

Балалар: Алмалар!

Алып баручы: Нинди матур алмалар!

Көз: Ашагыз сез, балалар!

Күңелле көй яңгырый, Көз китәргә җыена.

Көз:

Миңа китәргә вакыт, балалар!

Сау булыгыз!

Дус-тату яшәгез, тәрбияче апаларны тыңлагыз.

Балалар: Сау булыгыз!

Алып баручы:

Биедек тә, җырладык та,

Шатландык та барыбыз.

Бәйрәмебез тәмамланды,

Сау булыгыз барчагыз!

0
Сценарий осеннего праздника для логопедической гру...
Сценарий выпускного праздника в детском саду «Ху...
 

Комментарии

Комментариев ещё нет.
Гость
17.04.2021

В блогах

аквааэробика на воде

ТМБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида «Льдинка» План – конспект по аквааэробике для детей старшего дошкольного возраста Подготовил: Инструктор по плаванию: Середина Е.А. г. Дудинка 2018...

работа

Sample Image

сертификат 

Новое на сайте

Партнёрские отношения педагога с семьёй

Партнёрские отношения педагога с семьёй Воспитывает всё – люди, вещи, явления, но прежде всего и дольше всего – люди. Из них на первом месте – родители и педагоги. А.С. Макаренко. В дошкольном возрасте родители оказывают самое большое влияние на личностное...

Дидактическая игра «Что где растет»

Дидактическая игра «Что где растет» Дидактическая игра «Что где растет» подойдет детям 3-4 летнего возраста. Данная игра направлена на развитие внимания, наблюдательности, памяти, расширение представлений об окружающем мире. Игра предназначена для индивидуальной, совместной работы и самостоятельной...

Лэпбук «Лесные животные весной»

Лэпбук «Лесные животные весной» В природе со сменой сезонов происходят изменения в мире растений и животных. Весной вся природа оживает - тает снег, многие животные меняют свою окраску, а некоторые просыпаются от зимней спячки. Как же...

Дети и гаджеты

Дети и гаджеты В наш век цифровых технологий мы свыклись, смирились с тем, что телефоны, планшеты, ноутбуки играют большую роль в нашей жизни. И нас совсем не удивляет, иной раз даже умиляет, что двух-трёхлетние крохи легко...

Добавить запись в блог
Загрузить материал на сайт
Добавить запись в блог