II кечкенәләр төркеме өчен яз бәйрәме эшкәртмәсе «Кояшкай, уян»
Катнашучылар:
- Алып баручы –
- Яз –
- Кояш –
Чыгарылыш төркем балалары:
- Аю
- Куян
- Кош
Репертуар:
1. Шигырләр тат. телендә – 9 2. Җыр “Яз килә” 3. Аю белән уен 4. Маракаслар белән уен 5. Җыр «Кояш чык» 6. Бию «Поссорились-помирились»
|
ф-но Прил. 69 Прил. 41 ф-но Прил. 55
|
Музыка астына балалар залга керәләр, үзәктә ярым түгәрәк ясыйлар.
Алып баручы: Кояш балкый җылырак, сулар ага тизерәк,
Кошлар кайта туган якка, сагынып көткән ...
Балалар бергә: Яз килә!
Алып баручы: Бүген безгә яз килгән, әниләрнең бәйрәме.
Җырлыйк, биик, шигырь сөйлик, бирик чәчәк бәйләме !
1 реб. Җырлыйкилеп кенә
Тора бүген безнең дә.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген хәммәбезнең дә.
2 реб. Бар кешенеке дә кебек
Әйбәт минем әнием.
Көн дә уйлыйм, әниемне
Ничекләр сөендерим?
3 реб. Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
4 реб. Бу дөньяда әниләр күп –
Минем әни бер генә.
Үзе уңган, үзе тырыш
Бар эшкэ дә өлгерә.
5 реб. Конфет та к ирәк түгел,
Кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.
6 реб. Яратам мин әнине
Әйбәт булганы өчен.
Юк, аның өчен түгел,
Мине яраткан өчен.
7 реб. Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
8 реб. Мама сладкая моя,
Мама ягодка моя.
Самая любимая,
Моя мама милая.
9 реб. 8 март – әни бәйрәме
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.
Ничек табарга, кайда чәчәк бар?
Кая карама каплаган ак кар.
Ведущая: Ребята, что же вы стоите?
На стульчики скорей тихонечко идите.
Балалар утыралар.
Алып баручы: Бүген мин һәркемнең Язны каршы алырга теләвен күрәм!
Балалар, сез әзерме?
Балалар җавабы.
Алып баручы: Кул чабып, яз кызын каршы алыйк.
Балалар кул чабалар.
Көй астына Яз керә.
ЯЗ: Исәнмесез, кадерле балалар, әниләр һәм әбиләр.
Мин яз кызы, килдем сезгә бәйрәм алып.
Минем килгәнемне белгәч, шатлана барлык халык.
Балалар да яраталар мине, яз бәйрәме, котлыйлар алар әнине!
Тәрбияче: Яз! Балалар синең турында матур җыр беләләр. Рәхим итеп тыңлап кит.
ҖЫР “ЯЗ КИЛӘ”
Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,
Тышта әнә килә яз.
Балалар: Әйе, әйе, беләбез,
Яз килгәнен беләбез.
Тзрбияче: Миңа якын килегез,
Яз турында сөйләгез.
Балалар: Канат кагып, ерактан
Кошлар кайтты көньяктан.
Тамчы тама тып та тып,
Булмый аны туктатып.
Яз бездә озак тормый,
Җәй килер җырлый-җырлый.
ЯЗ: Бәйрәм күңелле булсын дип
Чакырдым мин кояшны (кояшка күрсәтә).
Бергәләшеп кулны чабып
Чакырыйкчы без аны! (Бергәләп кул чабалар).
Ә кояшыбыз йоклый?
Балаларга карамый.
Яле, кояш, уян син.
Нурларыңны сип җиргә,
Ач син нурлы йөзеңне,
Кунакка төш син безгә.
Музыка астына АЮ керә.
ЯЗ: Безнең янга кем килә?
Бәлкем, ул безгә Кояшны уятырга булышыр?
АЮ: Бу мин – зур аю, матур аю.
ЯЗ: Аю, син безгә Кояшны уятырга булышчы!
АЮ: Бәйрәмгә килдем сезгә.
Матур кызлар, малайлар уйнап күрсәтсен безгә.
Аннан мин булышырмын,кояшны уятырмын.
УЕН «ЛОВИШКИ (Прил. 69)
Балалр бергә әйтәләр:
Бергә-бергә уйнарбыз,
Син тот, ә без качарбыз!
АЮ: Хәзер аягымны тибеп
Каты итеп үкерәм.
Кояш, уянырга вакыт
Тор, йоклаган җиреңнән.
ЯЗ: Юк, Аюкай, ишетми
Каты йоклый шикелле.
АЮ: Сезгә ярдәм итәргә
Әнә куянкай килә.
Ә мин киттем урманга,
Дусларым көтә анда. (Китә.)
Көй астына КУЯН керә.
ЯЗ: Озын колак куянкай
Безгә ярдәмгә килче.
Уятчы син кояшны
Ул безнең янга төшсен.
КУЯН : Мин куян, килдем сезгә
Маракаста уйнарга.
Алыгыз кулыгызга
Уйныйк бар көчебезгә.
МАРАКАСЛАР БЕЛӘН УЕН (Прил. 41)
1. Наши погремушки — Звонкие игрушки. Погремушки у ребят Очень весело звенят. 2. Будем веселиться Весело кружиться, Погремушки у ребят Очень весело звенят. 3. Дети убежали, Тихо стало в зале. Погремушки у ребят Замолчали, не звенят. 4. Где же вы, ребятки? Не играйте в прятки! Выходите погулять, Будем вместе танцевать! | Воспитатель поёт. Дети идут за ним, спрятав погремушки за спину. Ритмично звенят погремушками, подняв руки вверх.
Прячут маракасы за спину и кружатся.
Звенят маракасами. Дети прячутся.
Притаившись, слушают пение воспитателя.
|
КУЯН (стучит в ложки): Ну-ка, Солнышко, проснись, к нам скорее опустись!
ЯЗ: Безне кояш ишетми, яныбызга да төшми.
КУЯН: Кошлар очып килгәннәр,
Бәлкем, ярдәм итәрләр.
Музыка астына КОШ керә.
ЯЗ: Шаян песнәк, кил әле,
Безгә ярдәм ит әле.
Кояшны уят тизрәк
Ул безгә бик тә кирәк.
КОШ: Мин – сары түшле Песнәк.
Җырларга бик яратам.
Матур җырларым белән
Җиргә шатлык таратам.
ЯЗ: Әйдә, бергәләп җырлык
Һәм кояшны уятыйк.
ҖЫР “КОЯШ, ЧЫК”
- Кояш, чык, чык, чык! Синең җылың бик тансык. Чыксаң, без сөенербез, Майлы ботка бирербез.
- Майлы ботка — казанда, Тәти кашык — базарда. Тәти кашык саф алтын, Кирәкми безгә салкын!
Лескадан кояшны төшерәләр.
Сәхнәгә КОЯШ керә.
ЯЗ: Күктә Кояш уянды, әнә күзләрен ача.
Кәрзинеңдә нәрсә соң? Әкиятләр, ләбаса!
КОЯШ: Мин Кояш, ямьле кояш,
Бәйрәмгә килдем сезгә!
Барыгызны яратам.
Саулык-сәламәтлек теләп
Нурларымны таратам.
Алып баручы:Балалар! Әйдәгез, Кояш белән бергә безнең яраткан биюне биеп китәбез. Бирегә чыгыгыз, парлап басыгыз.
БИЮ «Поссорились-помирились» (Прил. 55)
Биюдән соң балалар урындыкларга утыралар.
ЯЗ: Афәрин, бик матур биедегез, миңа сезнең белән бәйрәм бик ошады. Хушлашырга вакыт җитте,
Сау булыгыз, дусларым. Киләсе очрашуларга кадәр!
Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Ә хэзер истәлеккә фотосүрәткә төшәбез.
Комментарии