Балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
“Туган тел” җырының көе яңгырый.
1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!
2 нче алып баручы: Исәнмесез, балалар!
1 нче алып баручы: Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
2 нче алып баручы:
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген!
Тукай көне –
Безнең бәйрәм!
1 нче алып баручы: Без шушы ямьле көндә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алырга, аның туган көнен бәйрәм итәргә, шигырь сөйләүчеләр конкурсына җыелдык.
(Ф.Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Шүрәле керә)
Шүрәле: Исәнмесез, балалар! Сез мине таныйсызмы?
Балалар:Әйе, син бит Шүрәле.
Шүрәле:Казан артындагы бер урманнан
Тукай мине табып танытты.
Бүген мине күпме кеше белә,
Күпме бала мине яратты.
Балалар, минем бик тә сезнең белән кети-кети уйныйсым килә.
2 нче алып баручы: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында кети-кети уйнамыйлар инде. Безнең балалар Г. Тукайның бик күп шигырьләрен беләләр, сиңа сөйләп күрсәтергә телиләр.
Шүрәле: Кызык!!! Кая тыңлап карыйм әле.
1 нче алып баручы: Конкурста катнашучы иң кечкенә балаларыбызны чакырабыз.
“Винни һәм аның дуслары “ төркеменнән Шәфигуллина Диана чыгыш ясый. Габдулла Тукай “Гали белән Кәҗә” шигыре. Ахмадуллина Азалиягә сүз бирәбез. “Кызыклы шәкерт”.
2 нче алып баручы: “Бал кортлары” төркеме балаларын каршы алыгыз:
Зәйнуллин Кәрим “Гали белән Кәҗә” шигыре. Тябина Алинә чыгыш ясый. “Безнең гаилә”
Шүрәле:Ай-яй, бигрәк матур сөйлиләр икән балалар шигырьләрне. Карагыз әле, анда тагын кемдер килә. Былтыр булмасын тагын, мин качыйм.
2 нче алып баручы: Курыкма, Шүрәле дус, Былтыр түгел ул.
(Су анасы керә, як-ягына карый, нәрсәдер эзли)
Шүрәле:Әй, син, Су анасы! Нәрсә эзлисең? Кил, утырыйк, сөйләшик әле.
Су анасы:Юк, юк, вакытым юк. Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Балалар, минем тарагымны күрмәдегезме?
Балалар: Юк, күрмәдек.
Шүрәле:Мин монда килгәндә бер тарак таптым, синеке түгелме? (таракны күрсәтә).
Су анасы: Минеке, минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле. Китим әле мин.
Шүрәле: Кая ашыгасың?
Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.
Шүрәле: Бәйрәм монда бит, Су анасы.
Су анасы: Мин дөрес килдеммени? Шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә эләктемме?
Шүрәле:Бик дөрес килдең, Су анасы.
1 нче алып баручы: Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр, син дә тыңлап кара әле, Су анасы.
Су анасы: Бик рәхәтләнеп тыңлыйм. Шүрәле, әйдә икәү бергә тыңлыйбыз.
2 нче алып баручы:
Сезнең өчен “Елмаю” төркеме балалары чыгыш ясый:
Заляева Самирә сөйли. “Безнең гаилә”. Шәрәфиев Искәндәргә сүз бирәбез. “Гали белән Кәҗә”. Сәйфуллина Зилә “Бишек җыры”
1 нче алып баручы:
“Светлячок” төркеме балаларын чакырабыз: Исламова Ясминә.
2 нче алып баручы:
“Теремкәй” төркеме балалары чыгыш ясый: Зарипова Ралина һәм Газиев Адель. “Бала белән күбәләк”
Су анасы: Балалар, бигрәк матур итеп сөйлисез, бик күп шигырьләр беләсез икән.
(Залга Кәҗә белән Сарык килеп керә)
Сарык: Кара әле, кәҗә, нинди матур зал.
Кәҗә: Әйе шул. Бик күп балалар да җыелган.
Сарык (балаларга карап): Сез монда нишләп утырасыз? Нигә җыелдыгыз?
1 нче алып баручы: Оныттыгызмы? Бүген бит танылган шагыйребез, сезнең турыда әкият язган Г.Тукайның туган көне.
Кәҗә(башына сугып): Без бөтенләй онытканбыз.
Сарык:Балалар сез безне таныдыгызмы соң?
Балалар:Әйе.
Кәҗә:Мин барыбер аңлап бетерә алмыйм әле, кая эләктек соң без?
2 нче алып баручы: Сез “Тургай” балалар бакчасында.Бездә бүген шигырь бәйрәме. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләргә өйрәнделәр.Сез дә безнең белән бергә аларны тыңлап китегез әле.
Кәҗә белән Сарык: Әлбәттә тыңлыйбыз.(барып утыралар)
2 нче алып баручы: Сезнең өчен “Тиеннәр” төркеме чыгыш ясый.
Гатауллина Элина Гимадиева Алинә Фәйзрахманов Ислам
1 нче алып баручы: Ә хәзер сүзне “Бәхетле балачак” төркеменә бирәбез:
Мөхәммәтҗанова Айзилә һәм Сәләхетдинова Раминә чыгыш ясый. “Бала белән күбәләк” Мифтахов Булат белән Хөснетдинов Алмазны чакырабыз. “Кызыклы шәкерт” Сафиуллин Җәмилгә сүз бирәбез. “Гали белән Кәҗә”
Шүрәле: Балалар, миңа сезнең бәйрәмегез бик ошады.Туган телебезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.
Су анасы:Барыгыз да бәйгегә тырышып әзерләнгәнсез. Рәхмәт сезгә, балалар.
Кәҗә: Балалар, бик матур сөйләдегез, бик күп шигырьләр беләсез икән. Рәхмәт сезгә.
Кәҗә:Безне әби белән бабай көтәләр, өйгә кайтырга вакыт. Сау булыгыз, балалар! (Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык чыгып китәләр)
2 нче алып баручы: Барлык балалар да бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Без сезгә уңышлар телибез.Жюри әгъзаларына бәйгегә йомгак ясау өчен вакыт бирәбез.
1 нче алып баручы:
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
2 нче алып баручы:
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Барлык балалар басып “Туган тел” җырын җырлыйлар.
Комментарии